”Үзеңне наркотикларга бәйләмә”
Наркомания дигән афәт елдан-ел көчәя. Кешенең бу афәткә дөрес карамавы, дөрес тормыш алып бармавы чирне тагы да аздыра. Шуны кисәтү уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә яшүсмерләр белән ”Үзеңне наркотикларга бәйләмә” дип исемләнгән әнгәмә булып узды. Әңгәмә барышында наркотик куллана башлаган кешенен үз-үзен тотышы, нинди матдәләр норкотик булып саналалар, наркотик кулланган кешене киләчәге булмавын аңлату эшләре алып барылды.