“Могҗизалы китап илендә”
Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә, уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Халыкара балалар китабы көненә карата 3 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Могҗизалы китап илендә” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны әлеге көннең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. “Балалар китабы - серле бер дөнья” темасы астында оештырылган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады һәм китаплар укырга тәкъдим ителде.