Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

«Минем сәламәтлегем – тормышымның нигезе»

7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән бергә, авыл фельдшеры Хайретдинова Айгөл белән «Минем сәламәтлегем – тормышымның нигезе» дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Кышкы-язгы чор традицион рәвештә респиратор авырулары белән чирләүнең артуы белән характерлана, алар арасында иң куркынычы булып үпкә ялкынсынуы тора. Үпкә ялкынсынуы берничә төрле була, әмма зарарлану табигатенә карамастан, авыру куркыныч. Әлеге авыруларны профилактикалауның төп кагыйдәләре турында да искәртеп китте медицина хезмәткәре. Очрашуда ул йөрәк-кан тамыры авырулары турында профилактик чара үткәрде. Чарада катнашучылар авыл фельдшерына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, күп төрле яңа мәгълүматлар алдылар.