“Рамазан ае мөбарәк булсын!”
Рамазан ае башлану уңаеннан 4 март көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Рамазан ае мөбарәк булсын!” дип исемләнгән дин сәгате үткәрделәр. Әлеге чарага “Халык җәүһәрләре” клубы әгъзалары чакырулы иде. Шулай ук китапханәдә “Рамазан – нурлы ай, мең савапка тулы ай!” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, бәетләр һәм мөнәҗәтләр яңгырады. Изге Рамазан ае күңелләребезне сафлык белән тулыландырсын, тәнебезгә сихәтлек бирсен, тормышыбызга бәрәкәт, муллык алып килсен, шәфкатьлелекне, изгелекне һәм яхшылыкны арттырсын!