Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

ифтар мәҗлесе

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне. Әлеге изге бәйрәм Рамазан аена туры килү сәбәпле, 5 март көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл клубында ифтар мәҗлесе үткәрделәр. Рамазан ае дәвамында шундый изге һәм саваплы эшләргә алынып, уй-фикерләрен ихласлык һәм итагатьлек белән тормышка ашырган барлык кешеләргә, табын әзерләүчеләргә Аллаһының рәхмәтләре яусын! Тоткан уразаларыбыз кабул булсын, Аллаһы Тәгалә һәркемгә күңел тынычлыгы, иминлек һәм бәрәкәт белән матур тормыш насыйп итсен!