“Безнең сайлау – наркотикларсыз дөнья!”
Бүгенге көндә кешелек дөньясы алдында иң куркыныч афәтләрнең берсе – наркомания һәм аңа каршы көрәш мәсьәләсе тора. Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан, 1 март көнне Урта Мишә авылы китапханәсе клуб белән берлектә “Безнең сайлау – наркотикларсыз дөнья!” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Катнашучылар китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда наркотикларның зыяны турында китаплар һәм брошюралар, шулай ук сәламәт тормыш рәвеше турында бай мәгълүмат бирүче басмалар тәкъдим ителде. Әңгәмә барышында сәламәт һәм бәхетле киләчәк өчен наркотиклардан баш тартуның әһәмияте ассызыкланды.