"Кызыклы китаплар укып, чәй эчәбез бергәләп"
Халыкара чәй көне уңаеннан 18 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә "Кызыклы китаплар укып, чәй эчәбез бергәләп" исемле әңгәмә үткәрелде. Татар халкын әлеге файдалы да, тәмле дә эчемлектән башка күз алдына китереп тә булмый. Нинди генә бәйрәмнәр, очрашулар булса да, ул күңелле чәй табыны белән тәмамлана. Чарада чәй тарихы, аны үстерү һәм җыю урыннары, пешерү тәртибе, чәйне ничек дөрес сакларга һәм үлән чәйләренең шифасы турында мәгълүматлар тәкъдим ителде. Чәй, чәй эчү турында мәкальләр , әйтемнәр, табышмаклар укылды.