“Без коррупциясез тынычлык яклы”
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышлап, 6 декабрьдә Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә “Без коррупциясез тынычлык яклы” дип исемләнгән күргәзмә куелды һәм әңгәмә үткәрелде. Күргәзмәдә Россиядә коррупциягә каршы дәүләт сәясәте һәм аның белән көрәшү чаралары турында бай мәгълүматлы материаллар, буклетлар тәкъдим ителде. Коррупция — бүгенге заман җәмгыятенең иң җитди һәм кискен проблемаларының берсе булып тора. Иң куркынычы шунда ки, ул көннән-көн гадәти хәлгә әверелеп, безнең тормыш рәвешенә кереп бара, җәмгыятьнең нигезләрен какшата.