Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Һәр бала үз хокукларын белергә тиеш!”

20 ноябрьдә Бөтендөнья балалар көне билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Һәр бала үз хокукларын белергә тиеш!” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Мәгълүмат сәгатенең максаты – балаларга үз хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирү, шулай ук, аларга үз мәнфәгатьләрен яклый белүнең мөһимлеген аңлату. Чара балаларда үз-үзләренә ышаныч хисе тәрбияләүгә һәм җәмгыятьтә үз урыннарын аңлауга ярдәм итте.