“Акылым белән күрәм, йөрәгем белән ишетәм”
15 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр дөнья җәмәгатьчелеге сукыр һәм начар күрүче кешеләргә багышланган ике мөһим датаны билгели: Халыкара Ак таяк көне (15 октябрь) һәм Халыкара сукырлар көне (13 ноябрь). Ак таяк – бәйсезлек, ышаныч символы, ул сукыр кешеләргә тулы тормыш алып барырга һәм куркынычсыз хәрәкәт итәргә ярдәм итә. Шул уңайдан, 30 октябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә “Акылым белән күрәм, йөрәгем белән ишетәм” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Күргәзмәдә “Ак таяк көне”нең килеп чыгу тарихы белән танышырга, шулай ук күрү сәләте буенча инвалид булган язучылар һәм шагыйрьләр кебек күренекле кешеләрнең тормышы һәм иҗаты турында белергә мөмкин иде.