Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Лермонтовны бергә укыйбыз”

14 октябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “День Лермонтовской поэзии в библиотеке” дип исемләнгән төбәкара акциягә кушылып “Лермонтовны бергә укыйбыз” исемле шигърият сәгате үткәрделәр. Чара кысаларында “Лермонтовның юлларын укыганда” исемле күргәзмә куелды, анда китап укучылар язучының әсәрләрен укыдылар һәм аның тормыш юлындагы кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. Шигърият сәгате катнашучыларга Лермонтовның иҗаты белән якыннан танышырга, аның поэзиясенең матурлыгын һәм тирәнлеген аңларга мөмкинлек бирде.