22 октябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” темасына китап күргәзмәсе куелып, сәламәтлек сәгате үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар сәламәтлекне саклау һәм ныгыту юллары, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен ничек булдыру турында фикер алыштылар. Әңгәмә барышында катнашучылар сәламәтлеккә даими рәвештә кайгырту кирәклеген аңладылар, чөнки ул бер көндә генә түгел, ә гомер буе игътибар таләп итә. Чараның максаты - сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга игътибарны арттыру, шулай ук җәмгыятьтә сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.