Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

«Мәкаль юкка гына әйтелми»

5 июль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә мәкальләр һәм әйтемнәрне белү һәм аңлау буенча «Мәкаль юкка гына әйтелми» дип аталган уен-викторина үткәрелде. Викторина логик фикерләүне, хәтер, игътибарны яхшырта. Уен берничә турдан торды: «Мәкаль белән табышмак», «Мәкальләр җый», «Разминка», «Мәкальне дәвам ит», «Кем күбрәк белә». Әлеге чарада балалар үзләренең тапкырлыкларын, зирәклекләрен күрсәтә алдылар.