“Гаилә – балалар күзлегеннән”
8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Ничек кенә гадәти яңгырамасын, кеше язмышында иң мөһим, кирәкле һәм аерылгысыз урынны аның гаиләсе алып тора. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Гаилә – балалар күзлегеннән” исемле темага укучылар арасында рәсем конкурсы үткәрелде. Һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез!