«Могҗизалы китап илендә»
Китап - безнең тормышыбызда иң мөһим, иң кирәкле әйбер. Ул - киңәшче дә, ярдәмче дә, уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур роль уйный. Китап укып үскән баланың күңеле саф, фикерләү дәрәҗәсе югары була. Халыкара балалар китабы көне уңаеннан 3 апрель көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә «Могҗизалы китап илендә» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны бу көннең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Шулай ук, «Китапны яратыгыз» китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.