"Рамазан ае - мөбарәк булсын!"
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне. Әлеге бәйрәм Рамазан аена туры килү сәбәпле, 6 март көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан берләшмәгә йөрүче ханымнар өчен авыл клубында ифтар мәҗлесе үткәрелде. Махмадали хәзрәт сүз алып, аңлаешлы итеп Рамазан фазыйләтләре турында сөйләде. Мәҗлес Коръән аятьләре, үтемле вәгазьләр, нәсыйхәтләр белән үрелеп барды. Кунаклар җаннарын сафландырып, күңелләренә рухи көч алдылар. «Киләчәктә дә шулай изге бәйрәмнәрдә очрашырга, тыныч матур тормышта яшәргә язсын» - диеп теләкләр тели-тели таралыштылар.