Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Наркотикларга юк дип әйт!”

Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан 2 нче март көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә “Наркотикларга юк дип әйт!” исемләнгән темага әңгәмә үткәрелде. Балалар китап күргәзмәсе белән таныштылар, күргәзмәдә наркотикларның зыянлы булуы турындагы китаплар һәм брошюралар, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган китаплар тәкъдим ителде.