Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

«Татарстан яшьләре» республика газетасы чыга башлауга - 105 ел

21 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә «Татарстан яшьләре» республика газетасы чыга башлауга - 105 ел булу уңаеннан мәгълүмат сәгате үткәрелде. Газета Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяда билгеле. "Татарстан яшьләре"н төрле елларда 40 тан артык мөхәррир җитәкләгән. Кайсылары иҗат эше белән мавыгып вазифасын калдырып киткән, кайсылары репрессия корбаннары буларак вафат, икенчеләре татар халкына хезмәт итүен бүтән эшләрдә дәвам иткән. Әлеге гәҗит олы яшьтә булуына карамастан, һәрвакыт яшь һәм укучыга кирәкле булып кала. Теләсә кайсы укучы анда үзе өчен файдалы мәгълүмат таба.