Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Яшел чыршы дусларын җыя”

Кыш бабайлы Яңа ел - һәр баланың иң көтеп алынган бәйрәме ул. 5 гыйнвар көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен “Яшел чыршы дусларын җыя” дип исемләнгән бәйрәм уздырдылар. Балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәм төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Соңыннан һәр балага күчтәнәчләр таратылды. Дөньяларыбыз тыныч булып, һәрвакыт шулай балаларның көләч йөзләрен, шатлыклы авазларын ишетеп торырга язсын.