Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

”Язмыш сынауларын җиңеп...”

Декабрь башы, гадәттәгечә, инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән 1993 елдан башлап 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана. Әлеге декада уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә ”Язмыш сынауларын җиңеп...” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә  аяныч язмышка дучар булган талантлы  язучылар: Г.Сәгыйров, Ф.Яруллин, К.Шәфыйкова иҗатларына багышланган китаплар урын алды. Бу китаплар һәммәсе яшәешнең мәгънәсен югалтмыйча тормышка өмет белән карарга өндиләр.