“Без- көчле, без- бердәм”
4 ноябрь- Халыклар бердәмлеге көне. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Без- көчле, без- бердәм” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Әлеге чарада укучылар Халыклар бердәмлеге көненең нилектән барлыкка килүе белән таныштылар. Шулай ук дуслык темасына багышланган мәкальләрне аерым сүзләрдән җыйдылар. Бу көн илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе.