"Минем гаиләм - минем шатлыгым"
Гаилә - һәр кешенең тормышында иң кадерлесе, иң мөһиме. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. 26 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә "Минем гаиләм - минем шатлыгым" исемле рәсем конкурсы үткәрелде. Катнашучыларның һәрберсе үз гаиләсен, әти-әниләрен, абыйларын һәм апаларын ясады. Барысы да җиңүче булды, чөнки аларның гаиләсе алар өчен иң яхшысы. Конкурсның максаты- укучыларда ата-аналарга карата ярату һәм хөрмәт хисе тәрбияләү, үз гаиләләре өчен горурлык.