Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Алар тормышны йөрәкләре белән күрәләр”

15 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр бөтендөнья күрмәүчеләре тормышында «Ак таяк» көннәре билгеләп үтелә. Ак таяк – ул күзләре күрмәүчеләргә хәрәкәтләнгәндә ярдәм итә торган таяк. Бу көннең исеме дә шуның белән бәйле. Шул уңайдан 23 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Алар тормышны йөрәкләре белән күрәләр” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында әңгәмә булып узды. Күз күрүе начар булган кешеләрне китап укуга тартып, китапханә алар өчен дөньяны танып белүнең киң мөмкинлекләрен ача. Китап сукыр кешегә башкаларның үз күзләре белән күрә ала торган сурәтләрен ачып бирергә ярдәм итә.