“Сезнең куллар – илне туйдыра”
Һөнәрләр. Кайсысын гына алсаң да, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Элек-электән алып бүгенгесе көнгә кадәр җирдә эшләүче кешенең хезмәте иң авыр һәм иң кирәкле дип саналган һәм санала. 26 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Сезнең куллар – илне туйдыра” дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең һөнәре, авыр хезмәте турында сөйләнелде. Матбугат чараларындагы авыл хуҗалыгы яңалыклары белән таныштырылды.