“Татарстан – туган илем”
30 август - Татарстан Республикасы көне. Республика көне – Татарстанның күп милләтле халкының гомуми бәйрәме ул. Шул уңайдан 29 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Татарстан – туган илем” дигән викторина булып узды. Шул темага карата китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды, китап укучыларга тәкъдим ителде. Балалар Татарстан Республикасы буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Викторина балаларга белемнәрен баетырга, ватаннары турында кызыклы мәгълүмат тупларга ярдәм итте.