Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Яраткан китап битләре буйлап”

22 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Яраткан китап битләре буйлап” дигән әдәби квест үткәрелде. Чарада катнашучылар яраткан китап битләре буйлап сәяхәт иттеләр һәм яраткан геройларында кунакта булдылар. Һәр этапта балалар башваткычлы бер карточка табып, аны чиштеләр һәм бирем белән киләсе карточка яшерелгән китапка күрсәтмә алдылар. Чара барышында алар үзләренең белем запасын күрсәтеп, шулай ук кызыклы яңа әдәби фактлар белән таныштылар.