Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

"Серле пумала"

 

Күкчә авыл китапханәсендә Р.Кәримуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Серле пумала» дип исемләнгән темага танып-белү дәресе үткәрелде. Рәфкать Шәйхулла улы Кәримуллин 1935 ел (1935)-2012 елның 23 мартында ТАССРның Теләче районы Күкчә авылында туа. 1950-1953 елларда Казан сәнгать училищесында рәсем сәнгате бүлегендә укый. 1950 еллар ахырында республикада үз телевидениесе барлыкка килә һәм ул баш рәссам Госман Абдулов җитәкчелегендә Казан телевидение студиясендә эшли башлаган беренче рәссамнарның берсе була. Соңрак Казан кинохроника студиясендә, «Казан утлары» журналында рәссам булып эшли. Рәфкать Кәримуллин иҗатының иң көчле, күпкырлы ягы булып портрет тора. Бу жанрда рәссам табигатькә психологик үтеп керү остасы булып чыга. Аның портретларында модельнең эчке дөньясы ниндидер ачылыш белән ачыла. Танып- белү сәгатендә китапханәче рәссамның биографиясен һәм иҗатын сөйләде. Балалар китапханәчене игътибар белән тыңладылар һәм үз сорауларын бирделәр.