Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

"Гыйлем-олы хәзинә"

8 нче февраль – Россия фәне көне. Әлеге бәйрәм 1999 елдан бирле ел саен 8нче февраль көнне билгеләп үтелә. Күкчә авыл клубында китапханә белән берлектә  Россия фәне көненә багышланган «Гыйлем- олы хәзинә» дип исемләнгән викторина  үтте. Уен 6 турдан торды. Викторинадагы сораулар әйләнә тирә дөнья, рус теле, татар теле һәм математика дәреслекләре буенча булды. Балалар өчен үткәрелгән әлеге чара бик кызыклы үтте. Уен ахырында балалар истәлекле бүләкләр алдылар.