Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

«Рус шигъриятенең кояшы»

 

Пушкин көне Россиядә шулай ук Рус теле көне дип йөртелә торган көн ел саен 6 июнь көнне билгеләп үтелә. Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тулу уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре «Рус шигъриятенең кояшы» дигән темага чара үткәрделәр. Авторның әкиятләре оптимистик, аларда яхшылык һәрвакытта да явызлыкны җиңә, һәм, әлбәттә, алар һәрнәрсәдә яхшылыкны күрергә, рәхимлерәк булырга һәм гади нәрсәләргә сөенергә өйрәтә. Китапханәче А.С.Пушкин биографиясен, хикәяләрен һәм әкиятләрен кычкырып укып чыкты.