"Һәйкәлләр-авылның көзгесе"
Үсеп килүче буынны экологик тәрбияләү тулаем җәмгыятьнең өстенлекле юнәлешләрендә тора. Мондый мәгърифәтнең иң яхшы формасы - теге яки бу экологик эшчәнлектә үсмерләрнең гамәли катнашуы. Шулай ук, мөһим аспект булып ата-аналарның шәхси үрнәге тора. Мәдәният хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл янын җәй көне чүп үләннәреннән кыш көне, кардан даими рәвештә обелиск территориясен чистартып торалар. Шулай ук без балалар белән китапханә һәм авыл клубы территориясен дә чүп-чар җыештырдык.