Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

"Хәлең ничек тыл ветераны?"

95 яшь –хөрмәткә лаеклы яшь. Нәкъ менә шундый кешеләрне бәхетле картлыкта гомер кичерә, дип әйтәләр. Авылыбызда озын гомерле кешеләргә хөрмәт күрсәтү күркәм традиция булып дәвам итә.
Күкчә авылында гомер кичерүче Вафина Гөлҗәүһәр Хәбир кызының бүген 95 яшьлек олы юбилее.
Балачагы, яшьлеге авыр сугыш еллары белән бәйләнеп, шактый нужалар аша узса да, Гөлҗәүһәр апа михнәтләргә бирешмичә, хәзерге тыныч, мул тормышка кадәр килеп җиткән хөрмәтле тыл ветераннарыбызның берсе. Шушы уңайдан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре тыл ветеранының хәлен белеп, котлап аңа алдагы тормышында хәерле сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләделәр.