"Сабантуй" журналына – 100 ел.
«Сабантуй» журналының юбилее уңаеннан китапханәче яшь укучыларны төрле еллар журналы битләреннән кызыклы рубрикалар белән танышырга чакырды. “Сабантуй” журналы - якты, матур, иллюстрацияләр белән эшләнгән мультимедиа журналы. 2024 елдан башлап «Сабантуй» журнал форматында чыга башлый. Биредә бөтен республикадан балаларның иң яхшы иҗади эшләре басыла: хикәяләре, шигырьләре, кроссвордлар, табышмаклар, ребуслар һәм башкалар.Чарада балалар журналистлар булып уйнадылар, мавыктыргыч уеннарда катнаштылар. Журнал күп кенә татар гаиләләренең дустына әверелде.