Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

"Исәнме,укытучым"

1994 елдан бирле 100дән артык илдә 5 октябрь Укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Дөньякүләм укытучылар көне — барлык укытучыларның, мөгаллимнәрнең һәм укыту юнәлешендә эшләгән хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме.

Шул уңайдан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре  укучылар белән берлектә авыл мәктәбендә озак еллар укытучы, директор булып эшләп лаеклы ялга чыккан Галиева Илхамия Шәйхеләгзәм кызын котлап аңа иң изге теләкләребезне җиткерделәр. Аңа бәйрәм көнендә ныклы сәламәтлек, гаиләсендә иминлек һәм рухи күңел күтәренкелеге теләделәр.