Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

“Россия флагы – дәүләтләр маягы”

Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Күкчә авыл китапханәсендә бу истәлекле вакыйгага танып белү сәгате үткәрелде. Китапханәче укучыларга бәйрәм тарихы, Россия дәүләт символларының мөһимлеге һәм әһәмияте турында сөйләде. Шулай ук  Россия флагы төсләренең, ак төс тынычлык, чисталык, сафлык, камиллек дигәнне аңлата; зәңгәр төс - иман һәм тугрылык, даимилек төсе; кызыл төс Ватан өчен коелган энергияне, көчне, символлаштыруын аңлатып үтте.