“Татар халкының милли тәрбия алымнары”
Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Күкчә авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре “Татар халкының милли тәрбия алымнары” дип исемләнгән презентация күрсәттеләр. Чара барышында балаларга татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре һәм милли бәйрәмнәре турында сөйләнде. Шулай ук әбиләребезнең сандыкларында сакланган - сөлге, түбәтәй, төрле чигүләр белән чигелгән күлмәкләр турында тулырак мәгълүмат бирелде һәм кул эшләре күргәзмәсе белән таныштырылды.