Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

"Путешествие в страну забытых игр"

2023 ел- милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы. Шуңа бәйле рәвештә 12 майда Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Путешествие в страну забытых игр» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Чара башында алар катнашучыларны татар халкының мәдәнияте, милли костюмнары, орнамент үзенчәлекләре, көнкүреше һәм бәйрәмнәре белән таныштырдылар. Шулай ук татар милли киемнәрен билгеләүче, камзул, калфак, түбәтәй сүзләренең мәгънәсен аңлаттылар. Балалар татар халкының милли бәйрәмнәре Сабантуй, Карга боткасы бәйрәмнәре турында тулырак белделәр, табышмакларны чиштеләр, татар халкының мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә төшерделәр.