Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

“Хәтер сагында һәйкәлләр”

18 апрель - Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көне. Шуңа күрә бу көнне мәдәни мирасны саклау һәм яклау белән бәйле төрле чаралар үткәрелә. Бу вакыйгага Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көненә багышланган “Хәтер сагында һәйкәлләр” дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Чараның максаты - укучыларны бу көннең барлыкка килү тарихы белән таныштыру, укучыларда туган якка әхлакый-патриотик хисләр булдыру, һәйкәлләргә һәм истәлекле урыннарга хөрмәт тәрбияләү, аларның матурлыгын саклау.