Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

"Витаминнар иленә сәяхәт"

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көнне дөньяның барлык илләрендә дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы төрле акцияләр, спорт чаралары үткәрелә. Сәламәтлек – ул кешегә табигатьтән бирелгән иң зур байлык. Бу көн   сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен уздырыла. Әгәр без үз сәламәтлегебезне кайгыртып яшибез икән – бу безнең дә бәйрәм дигән сүз. Ә сәламәтлек турында бер көндә генә түгел, һәрвакыт кайгыртырга кирәк. Көндәлек режимны саклау, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану – болар барысы да сәламәтлекнең нигезе. Яшьтән үк чыныгып, спорт белән шөгыльләнеп үскән кеше тормыш авырлыкларына да каршы тора ала. Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балаларга фельдшер Гөлгенә Низамова белән берлектә Сәламәтлек көненә багышлап "Витаминнар иленә сәяхәт" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.