"Исәнме,китап"
Халыкара балалар китабы көне ел саен 2 апрельдә билгеләп үтелә. Балалар китабы көне - барлык укучы балалар бәйрәме, балачак бәйрәме, яраткан китаплар белән очрашулар һәм шатлык бәйрәме. Язгы каникул көннәрендә Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Исәнме, китап” дигән темага китапларга күзәтү үткәрделәр. Алар яшь укучыларга әкиятләр, көлкеле хикәяләр, балалар өчен шигырьләр, заманча балалар әдәбияты яңалыклары белән танышырга тәкъдим иттеләр. Шулай ук балаларны бәйрәмнең тарихы һәм язучылар белән таныштырдылар.