"Лаборатория игротехники"
22 февраль көнне Күкчә авылы китапханәсендә «Лаборатория игротехники» темасына пушкин картасы белән өстәл уеннары буенча мастер-класс уздырылды. Шахмат уены - иң иске һәм иң популяр өстәл уеннарының берсе булып санала. Чара барышында китапханәче шахматка өйрәнү буенча китаплар белән таныштырды, лабораториядә катнашучылар өстәл уеннары тарихы белән таныштылар, өстәл уеннары нидән гыйбарәт һәм уен мотивациясенең нәрсә икәнен белделәр, уеннарның нигезләрен үзләштерделәр. Чара танышу формасында узды һәм шахмат уены күнекмәләрен белмәүчеләргә, шулай ук бу уенда уңышлары булганнар өчен дә кызыклы булды.