Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

«Илдар Юзеев – мәхәббәт һәм романтика җырчысы»

Татарстанның халык шагыйре, драматург, ТРның һәм РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулу уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә «Илдар Юзеев – мәхәббәт һәм романтика җырчысы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Илдар Гафурович Юзеев укучыларның киң даирәсенә билгеле. Ул - шагыйрь, драматург, тәнкыйтьче, 30 дан артык китап авторы. Аның моңлы поэзиясе композиторларны бүгенге көнгә кадәр халыкта җырлана торган җырлар тудыруга илһамландырды. Юбилей көне уңаеннан укучылар китапханәдә Илдар Юзеевның иҗаты һәм биографиясе белән таныштылар.