"Толерантность - дорога к дружбе"
Толерантлык - сүзе нәрсә ул? Без бу сүзне еш ишетәбез. Дөньяда якынча 7 миллиард кеше яши һәм алар барысы да бер – берсеннән аермалы, башкалар кебек түгел. Шулай итеп, күп төрле кешеләр булган дөньяда ничек яшәргә? Ничек мөнәсәбәтләр төзергә? Күп фәннәр арасында кеше өчен мөһим булган бер фән бар. Бу аралашу фәне, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турындагы фән. Кукчә авыл китапханәсендә Толерантлык көненә «Толерантлык – дуслыкка юл» дип исемләнгән танып-белү сәгатендә шул хакта сөйләштеләр.