"Йөрәк җылымны бүләк итәм"
Күкчә авыл клубында китапханә белән берлектә Әниләр көненә багышланган «Йөрәк җылымны бүләк итәм» дип исемләнгән тематик кичә узды. Әниләр сүзе безнең тормышыбызда иң беренче һәм иң бөек сүз. Без алардан үрнәк алабыз, мәхәббәт, кайгырту, җаваплылык, хөрмәт тәрбиялибез. Бүген безнең авыл клубына оста, хезмәт сөючән әниләр һәм әбиләр җыелды. Әлеге чарада әниләр, гармунчыларыбыз Нуриман Сабирҗанов Һәм Рафыйк Халиуллин белән үзләренең яшь вакыттагы жырларын искә төшерделәр. Шулай ук алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән "Сугышчыларга җылы оекбаш"акциясенә кушылдылар. Җыелган кунаклар өчен чәй мәҗлесе оештырылды. Әлеге чәй өстәлен әзерләргә ярдәм итүче авылыбыз эшмәкәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез.