Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

«Көзге мәрхәмәтлелек атнасы»

Ел саен үткәрелә торган Гомумроссия «Көзге мәрхәмәтлелек атнасы»  акциясе 24 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр үткәрелә. Акциянең максаты - авылны төзекләндерү, яшелләндерү, төбәкнең табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм күрсәтү. Акциянең һәр көнендә узучы чараларның үз тематикасы бар. Күкчә авылы китапханәсенең актив укучылары, алар - «Тылсымлы сүзләр» клубы берләшмәсенә йөрүчеләр, экологик чарада катнашып,  чишмә территориясен бергәләп чүптән арындырып, тәртипкә китерде.