"Рәхмәт Сезгә, укытучым!"
5 октябрь - Халыкара Укытучылар көне! Бәйрәм уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре китап укучылар белән озак еллар укытучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Илһамия Шәйхелиагзам кызын барып котладылар, үзләренең теләкләрен җиткерделәр. "Рәхмәт Сезгә, укытучым!" - педагогик хезмәт ветераны белән очрашу әнә шулай аталган иде. Балалар мөгаллимәгә үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм мәктәп турында булган кызыклы вакыйгалар турында ишеттеләр.