"Шахмат уйнау дәресе"
Шахмат - ике шәхеснең ярыш формасы. Шахмат кешенең иҗади активлыгын үз-үзләрен күрсәтү ысулы буларак кирәк. Күкчә авыл китапханәсендә «Шахмат уйнау дәресе»дигән темага дәрес үткәрелде. Халыкара шахмат көнендә балаларның шахмат уены белән кызыксынуы формалаштырылды. Балалар шахмат тактасы, шахмат кыры, шахмат фигурасы, фигура барышы, алу, башлангыч позиция, шахмат тактасында фигуралар белән эшләү кебек төп шахмат төшенчәләрен үзләштерергә өйрәнделәр. Китапханәче шахмат уены вакытында партнерларның үз-үзләрен тотышы кагыйдәләре белән таныштырды, шахмат партиясе вакытында балаларны әлеге кагыйдәләр нигезендә эшләргә өйрәтте.