"Мин Ватаным белән горурланам"
12 июнь - үзенчәлекле көн! Бу көнне без Бөек Ватаныбыз өчен горурлык тудыру турында сөйлибез. Бу бәйрәм - милли бердәмлек һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы. Әлеге бәйрәм уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен рәсем ясау конкурсы оештырдылар. Балалар асфальтта үз рәсемнәрен ясадылар. Чара барышында китапханәче РФ һәм РТ флаглары турында сөйләде. Конкурсның төп максаты-балаларны халыкның бай мәдәни мирасына тарту, аның тормышы һәм көнкүреше, кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру булды. Бу чара Ватан өчен патриотизм, намуслылык һәм горурлык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелде.