“Яңа китаплар иленә сәяхәт”
29 нчы сентябрь көнне Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәрне хөрмәтләү йөзеннән, “Яңа китаплар иленә сәяхәт” дигән акция астында әлеге буын вәкилләрен яңа китап - журналлар белән таныштырдылар. Шулай ук “Алан” ширкәте һәм Алан авыл җирлеге тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне тапшырып үттеләр. Аларга саулык – сәламәтлек, озын гомер, балаларының һәм оныкларының игелекләрен күреп , бәхетле картлык кичерүләрен теләделәр.