Китап күргәзмәсе оештырылды
Февраль аенда Татарстан Республикасының халык артисты Илһам Шакировка 85 яшь тулган булыр иде. Җырчының юбилее уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә "Җырлы тормыш" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар күргәзмә ярдәмендә Илһам Шакировның татар мәдәниятенең күренекле вәкиле булуын, үзенең вокаль - башкару мәктәбен булдыруын белделәр. Халык башкару манерасына ия булып, ул үз репертуарына татар халык җырларын гына түгел, ә классик әсәрләрне (арияләр, романслар) һәм татар композиторларының әсәрләрен, шулай ук заманча татар эстрада җырын да керткән.