Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

Яңалык

"Тормыш тамчысы"

3 сентябрь Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә, һәм бу дата Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Шул уңайдан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Тормыш тамчысы” акциясе кысаларында укучылар белән әңгәмә үткәрделәр, бу исә яшь буынга куркынычсызлык турында белем бирү максатын куя. Әңгәмә барышында терроризм төшенчәсе, аның нәтиҗәләре һәм шундый хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләшенде. Мондый чаралар балаларда җаваплылык һәм уяулык хисе формалашт

"Серле пумала"

Күкчә авыл китапханәсендә Р.Кәримуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Серле пумала» дип исемләнгән темага танып-белү дәресе үткәрелде. Рәфкать Шәйхулла улы Кәримуллин 1935 ел (1935)-2012 елның 23 мартында ТАССРның Теләче районы Күкчә авылында туа. 1950-1953 елларда Казан сәнгать училищесында рәсем сәнгате бүлегендә укый. 1950 еллар ахырында республикада үз телевидениесе барлыкка килә һәм ул баш рәссам Госман Абдулов җитәкчелегендә Казан телевидение студиясендә эшли башлаган беренче рәссамнарның берсе була.

"Нәүрүз-яз бәйрәме"

Күкчә авылы китапханәсендә авыл клубы белән берлектә ел саен Нәүрүз бәйрәмен — яз бәйрәмен билгеләп үтү традициягә әверелде. Бу вакыйга авылның барлык халкын, яшьләренә һәм социаль хәлләренә карамастан берләштерә. Нәүрүз бәйрәмен 21 мартта — язгы көн белән төн тигезләшкән көнне билгеләп үтәләр. Яңа көн башлануын символлаштырган бу традициянең күп гасырлык тарихы бар. Әлеге бәйрәм уңаеннан авыл китапханәсендә «Нәүрүз – яз бәйрәме» дип исемләнгән этнографик дәрес үткәрелде. Дәрестә китапханәче балаларга бу б

"Кошлар безнең дусларыбыз"

Кошлар табигатьнең күрке. Кошлардан башка табигать җансыз. Кошлар безнең өчен кадерлеләр, алар гүзәл табигатьнең бер өлеше. Күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлар көне ел саен үткәрелә торган экологик бәйрәм. 1906 елдан башлап дөнья күләмендә кошлар көне үткәрелә. Мондый бәйрәм яз көне билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы дусларыбыз туган якларга карата мәхәббәт хисләрен уяталар, күчмә кошлар туган якларга әйләнеп кайталар. Күкчә авыл китапха

"Фронтовиклар ашханәсе"

8 март көнне Алан авылы мәдәнияты йортында «Алар даны мәңгелек» дип исемләнгән район фестивале кысаларында, шушы җирлек үзешчәннәре зур концерт программасын тәкъдим иттеләр. Бу чарада Бөек Ватан сугышы темасына, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә багышланган күргәзмәләр эшләнелде. Шул уңайдан, Күкчә авылы китапханәчесе клуб мөдире белән берлектә «Фронтовиклар ашханәсе» дигән темага күргәзмә әзерләделәр. Күргәзмә балаларда, укучыларда патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелеп, бик күп экспонатларга

"Актриса Рузия Мотыйгуллина"

Күкчә авылы китапханәсендә, авыл клубы белән берлектә мәдәният хезмәткәрләре талантлы актриса - Рузия Мотыйгуллинаның 75 еллыгына багышланган презентация күрсәттеләр. Бу гаҗәеп хатын-кыз талантлы актриса гына түгел, «Язучы йөрәге», «Күңелдәге күперләр», «Яшәү серләре» кебек искиткеч әсәрләр авторы да. Аның китаплары шигърият, фәлсәфә һәм тирән рухи уйлануларның мавыктыргыч кушылмасыннан гыйбарәт. Рузия Мотыйгуллина - күп санлы абруйлы, әдәби премияләр иясе, ул Россиядә генә түгел, аннан читтә дә танылу алг

"Кыйбласы-милләт гаме"

Рашат Низамиев - татар язучысы, журналист, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Күкчә авылы китапханәсендә, клуб белән берлектә, мәдәният хезмәткәрләре язучының тууына 75 ел уңаеннан әңгәмә үткәрделәр. Китапханәче тарафыннан язучының тормышыннан һәм иҗатыннан кызыклы фактлар сөйләнелде. Балалар аның шигырьләрен, китапларыннан өзекләрен тыңладылар. Китапханәдә бу вакыйгага китап күргәзмәсе оештырылды, анда Рашат Низаминың киң даирә укучылары өчен төрле елларда чыгарылган басмаларын күрерг

"Туган телем"

Илебездә 21 февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. 21 февраль көнне Күкчә авылы китапханәсендә, авыл клубы белән берлектә, Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган телем» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрелде. Китапханәче сөйләвеннән балалар Халыкара туган тел көне барлыкка килү тарихы турында белделәр. Шулай ук планетада телләрнең күптөрлелеге, туган телнең халык хәтере, аның тарихы, рухи куәте булуы турында сөйләнде. Чарада балалар татар шагыйрьләренең туган тел турында шигырьләрен укыд

"Батырлыгы кайтты җыр булып"

2025 елның 15 февралендә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулды. Әлеге вакыйга кысаларында Күкчә авыл клубында китапханә белән берлектә «Батырлыгы кайтты җыр булып» дип исемләнгән темага патриотик сәгать үткәрелде. Бу чарага шагыйрьнең иҗатын яратучылар чакырылган иде. Чара барышында балалар шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар, аның балалык һәм үсмер еллары, әдәби эшчәнлеге турында белделәр. Патриотик сәгать барышында Муса Җәлилнең шигырьләрен кызыксынып укыдылар. Чара балаларны, яшүсмерләр

Мастер класс «Келәм чигүе»

9 февраль көнне Күкчә авыл китапханәсендә "Пушкин картасы" кысаларында "Келәм чигүе" дип исемләнгән мастер-класс уздырылды. Әлеге чарада балалар тукымага төрле бизәкләр төшерделәр. Алар үзләре сайлаган рәсемнәрне келәм чигү техникасы ярдәмендә башкара башладылар. Бу шөгыль аларга бик ошый, һәм алар хәтта икенче эшне дә башлап җибәрделәр. Яшьләр мастер-класска бик теләп йөриләр, һәм үзләренең кул эшләреннән канәгать калалар.

"Гыйлем-олы хәзинә"

8 нче февраль – Россия фәне көне. Әлеге бәйрәм 1999 елдан бирле ел саен 8нче февраль көнне билгеләп үтелә. Күкчә авыл клубында китапханә белән берлектә Россия фәне көненә багышланган «Гыйлем- олы хәзинә» дип исемләнгән викторина үтте. Уен 6 турдан торды. Викторинадагы сораулар әйләнә тирә дөнья, рус теле, татар теле һәм математика дәреслекләре буенча булды. Балалар өчен үткәрелгән әлеге чара бик кызыклы үтте. Уен ахырында балалар истәлекле бүләкләр алдылар.

"Герб Татарстана"

Татарстанның гербын кабул итү көне уңаеннан Күкчә авыл клубында китапханә белән берлектә «Татарстан гербы» дигән исем астында балалар белән әңгәмә үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан расланган Татарстан Республикасы гербының барлыкка килү тарихы, Дәүләт символының хәзерге күренеше турында сөйләделәр. Балалар республика гербы символларының тарихын, мәгънәсен һәм тасвирламасын белделәр. Шулай ук гербтагы канатлы барс турында кызыкс

"Сталинградның мәңгелек уты"

Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. Моннан 82 ел элек – 1943 елның 2 февралендә Сталинград янында 200 көн дәвам иткән тарихта тиңе булмаган сугыш совет гаскәрләренең зур җиңүе белән тәмамлана. Шушы зур тарихи вакыйга уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә "Сталинградның мәңгелек уты" дип исемләнгән патриотик сәгать уздырылды. Мәдәният хезмәткәрләре Сталинград шәһәре өчен ба

"Ватан сугышы-әдәбият көзгесендә"

Илебезнең барлык халыклары белән бергә авыр көрәштә татар язучылары да катнаштылар; язучы, шагыйрь, журналист буларак фронт газеталарында хезмәт иттеләр; кулларына корал алып, алгы сызыкларда сугыштылар; ялкынлы сүз белән җиңүгә ярдәм иттеләр. Әдәбият Җиңүгә ышанычны ныгытуга зур иҗат ялкыны белән хезмәт итте. Сугыш чоры шартларының чиксез авырлыкларына карамастан, ут эчендә, дошман пулялары астында татар поэзиясе яңа баскычка күтәрелде. Бу, барыннан да элек, патриотизм тойгысының чиксез тирәнәюендә күрен

«Янгынны булдырмау хакында»

Күкчә авыл клубы китапханә белән берлектә укучыларга «Янгынны булдырмау хакында» дигән исем астында мәгълумәти сәгать үткәрделәр. Әлеге чарада балалар янгынны булдырмау, ягъни шырпының уенчык түгел икәнен, ә янгынның авыр хәлләргә китерүен аңладылар. Шулай ук, ничек итеп көнкүреш электр приборларыннан һәм газ плитәсеннән дөрес итеп файдаланырга кирәклеген дә белделәр. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга җиңел, тиз кабына торган сыеклыкларның янгын чыгарырга мөмкин икәнлеген яхшылап аңлаттылар. Балаларга янгы

«Бөек Ватан сугышы еллары»

12 гыйнвар көнне Күкчә авылы клубында китапханә белән берлектә мәдәният хезмәткәрләре «Бөек Ватан сугышы еллары» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Алар укучыларга фашист Германиясенең безнең илгә һөҗүм итүе, Бөек Ватан сугышы еллары белән бәйле гыйбрәтле фактлар,илебез халкының сугыштагы батырлыгы,тылда хезмәт итүчеләрнең фидакарь хезмәте һәм Җиңүнең шатлыклы көне турында сөйләделәр. Укучылар үзләренең сугышта һәм тылда эшләгән әби – бабайлары турында да искә алып үттеләр. Шулай ук әлеге чарада Бөек Ват

"Фатих Кәрим - үлемсез шагыйрь"

Татар мәдәнияте, әдәбияты, татар халкының иҗтимагый фикере үсеше тарихында тирән эз калдырган шәхес, шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 116 ел булу уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә “Фатих Кәрим – үлемсез шагыйрь”- дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Бу датаны искә алып балалар язучының шигырьләрен кычкырып укыдылар, биографиясе белән таныштылар.

«День Конституции Российской Федерации»

Ел саен 12 декабрьдә илебез илдәге төп бәйрәмнәрнең берсен - Россия Федерациясе Конституциясе көнен - югары юридик көчкә ия һәм законнарның нигезе булып торучы дәүләтнең төп законын билгеләп үтә. Бүген Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре Россия Конституциясе көненә багышланган мәгълүмати сәгать уздырды. Алар безнең илдә Конституциянең барлыкка килү һәм аның үсешенең төрле чорларында барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Балалар Конституциянең һәр кешегә тормыш, азатлык, белем алу, һөнәр сайлау, ял, торак

«Батырларны онытмыйк!»

10 декабрь көнне Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән «Батырларны онытмыйк!» дигән исем астында әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында Ватан Геройлары көне бәйрәменең барлыкка килү тарихы, Ватаныбыз Геройлары-якташларыбыз, батырлыкның нәрсә булуы һәм кем булуы турында сөйләштеләр. Шулай ук, әлеге темага багышланган видеоролик күрсәтелде.

“Йөрәктән йөрәккә”

Декабрьнең беренче көннәрендә инвалидлар декадасы традицион бәйрәм үткәрү белән башланып китте. Бу көннәрдә аларга игътибарны чыннан да арттырырга кирәк. Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп. “Йөрәктән йөрәккә” дип исемләнгән акция кысаларында Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле балаларның өйләренә барып хәлләрен белделәр.